Тиздән "Әдәби марафон - 2026" проектына старт бирелә

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

2026 ел Әдәби марафоны башланырга санаулы көннәр калды. XXXIV (утыз дүртенче) #ӘдәбиМарафон 2026 елның 1 нче гыйнварында старт алачак.

Әдәби марафонда катнашыр алдыннан без һәркемгә аның кагыйдәләре белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2026.

Проектта Әдәби әйдаман статусында катнашырга теләгән әдәби марафончылар 24 декабрьгә кадәр гариза яза һәм 2026 ел дәвамында Әдәби әйдаман статусын яклый алалар: https://vk.com/wall-143856908_34797.

Әдәби әйдаман булырга карар кылган һәркемгә уңышлар телибез!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353