Бүген, 20 сентябрьдә, #ӘдәбиМарафон проектының әйдаманнары Камал театрында җыелдылар.
Очрашу өч өлештән торды, аның беренче өлешендә "Лидерлык психологиясе" дип исемләнгән тренинг үткәрелде, аны Ак Барс Банкның баш бизнес-тренеры Александр Колупаев үткәрде. Әйдаманнарга тренинг узу турында сертификат тапшырылды.
Очрашуның икенче өлешендә әйдаманнар "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәхимә Арсланова һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рифат Сәлах белән очраштылар.
Ә инде әлеге матур очрашу мәһабәт Камал театры бинасы буенча экскурсия белән тәмамланды.
Татнетны үстерү фонды әлеге очрашуны үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтен белдерә!






