«Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

Бу атнада «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды - бәйгенең жюри әгъзалары Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы»нда бәйгегә килгән эшләрне бәяләделәр.

Белгәнегезчә, бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.

Җиңүчеләр 3 яшьтән алып 4 яшькә кадәр һәм 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде:

  • Ялгыз башкару (соло);
  • Кече форма (дуэт, трио, квартет);
  • Гаилә (әти һәм бала; әни һәм бала; әти-әни һәм бала);
  • Педагог һәм бала.

Җиңүчеләр исемлеге белән әлеге яңалыкка беркетелгән файлны ачып танышырга мөмкин.

ДИПЛОМНАР

ФОТОЛАР

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2025. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353