Кичә, 24 нче мартта XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачылды: https://vk.com/wall-143856908_22261.
Әдәби марафонда катнашучылар 58 әдәби әйдаман арасыннан үз әйдаманнарын сайлый һәм алар "канаты астында" 21 көн дәвамында Әдәби марафон проектында уңышлы катнаша алачаклар.
Әлеге марафонның тагын бер үзенчәлеге ягы - әдәби марафончылар 1 апрельдән башлап үз язмаларын ВКонтакте социаль челтәрендә генә түгел, ә "Миллион татар" дип исемләнгән яңа милли проект платформасында урнаштырып бара алачаклар. Проект әлегә тест режимында эшли. Әдәби марафончылар әлеге платформа белән бәйле үз тәкъдимнәрен "Белем.ру" IT-компаниясенең әлеге платформадагы берләшмәсендә язып калдыра алалар: https://million.tatar/group/65eeb34ead5927c5d6aa1032.
Татнетны үстерү фонды һәм барлык оештыручылар исеменнән татар әдәбиятын сөюче әдәби марафончыларга уңышлар теләп калабыз!!!