«Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Бүген «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. 

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту. Бәйгедә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр яшь аралыгында мәктәпкәчә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Быелгы бәйгедә катнашучылар саны бермә-бер артты һәм 200 гә якынлашты. Әмма, эшләр саны күп булуга карамастан, жюри әгъзалары һәр эш белән танышты һәм аларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләде:

  • әсәрне яттан белү дәрәҗәсе;
  • башкару осталыгы;
  • сөйләмнең сәнгатьлелеге һәм аңлаешлылыгы;
  • әсәрнең оригиналь тәкъдим ителеше;
  • чыгышның Бәйге таләпләренә туры килүе.

Нәтиҗәләр белән https://cloud.mail.ru/public/Ho17/JQoQvfDDd адресы буенча күчеп танышырга мөмкин.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 28 нче мартта Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында үткәреләчәк.

Оештыру комитеты исеменнән без барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм җиңүчеләрне тантанада көтеп калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353