Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Күңелем сәйләннәре» җыентыгы дөнья күрде

Быел «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы»нда «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе үткәрелгән иде. «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы да әлеге конкурсның партнеры булды – иң яхшы дип саналган чыгышлар радио студиясендә яздырылды һәм "Күңел түреннән" рубрикасы кысаларында эфирга чыгарылды.

Шулай ук, катнашучыларның тәкъдимнәре белән, барлык финалистларның чыгышлары аерым җыентык булып дөнья күрде. Ул гына да түгел, әлеге җыентык - заманча технологияләр кулланып төзелде. Һәр шигырь ахырында QR-код урнаштырылган, әлеге код китап укучыны чыгышның видеосы урнаштырылган серверга алып китә һәм һәр шигырьне конкурста катнашучы баланың үзе башкаруында тыңлап карарга мөмкин.

Бүгенге көндә җыентыклар конкурсантларга инде барып ирештеләр.

Татнетны үстерү фонды әлеге проектның идея авторлары булган «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы җитәкчелегенә һәм коллективына киләчәктә дә уңышлар тели һәм әлеге проект дәвамлы булсын, дигән теләктә кала!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353