ВКонтакте социаль челтәрендә #ӘдәбиКөрәш2023 башлана!

#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11 июльдән (бүгеннән) башлап 25 июльгә кадәр үткәреләчәк. 2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) 16 шар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар аннары Әдәби Сабан туенда бил алышачак! Әдәби Көрәшнең II этабы 11 августта Апас районында үткәреләчәк. Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан - 8, 8 финалисттан - 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.

Катнашу кагыйдәләре белән танышу өчен рәсми төркемдәге язмага күчегез: https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_19716

Барлык әдәби марафончыларга һәм әдәби көрәшчеләргә зур уңышлар телибез!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2025. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353