9 май көненә «Белем радиосы»нда махсус чыгарылыш әзерләнде

Бөек Ватан сугышның дәһшәтле өермәсе инде күптән узган. Күпме халык яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Ятим калган сабыйлар, тол хатыннар, гомерлеккә газизләрен югалткан аналар. Җимерек шәһәрләр, көлгә әверелгән авыллар, шартлаулардан тетелеп калган җирлекләр. Ләкин бу куркыныч көннәр турында хәтер картаймый һәм үлми.

9 май көнне «Белем радиосы» (https://radio.belem.ru/#/) радиотыңлаучыларны Бөек Җиңү көне белән котлап узды. Ихлас һәм җылы рәхмәт сүзләре, әлбәттә, безнең хөрмәтле ветераннарыбызга багышланган иде. 

Шатлыклы бәйрәм иртәсеннән үк «Белем Радиосы»нда көн дәвамында махсус тапшырулар эфирга чыкты. Татарстанда туып үскән Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат, Сугыш чоры һәм Җиңү көненә багышланган җырлар яңгырады. Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр аерым урын алып торды. Радиотыңлаучылар фронтовиклар, ветераннар, безнең өчен үлгән солдатлар, сугыш балалары турында шигырьләр ишетә алды. Без бу шыгырь юлларын тыңларга, өйрәтергә һәм кадерләргә тиешбез, чөнки алар шигырь генә түгел, ә аларны язган кешеләрнең кичерешләре дә. Радиода яңгыраган сугыш турындагы шигырьләр һәр тыңлаучының күңеленә үтеп кергәндер. 

Әлеге махсус чыгарылышны әзерләүдә «Белем радиосы командасы», Гөлия Имамова һәм Баязит Зәйдуллин катнашты.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353