«Белем.ру» IT-компаниясенең директоры Раил Гатауллин «ZAMAN» блогинг мәктәбе катнашучылары белән очрашты

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан 28-30 апрель көннәрендә «ZAMAN» блогинг мәктәбе уздырылды.

Бу елны блогинг мәктәбендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан кала, Башкортостан, Удмуртия Республикаларыннан; Әстерхан, Оренбург, Пенза, Самара, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Мәскәү шәһәреннән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашты.

Лекцияләр практик дәресләр һәм мастер-класслар белән үрелеп барды. Мәктәпнең соңгы көнендә «Белем.ру» IT-компаниясенең директоры Раил Гатауллин яшьләрне социаль челтәрләрдә татар телендәге проектлар белән таныштырды. Катнашучылар «Белем радиосы» үткәрә торган конкурслар, радионың тапшырулары һәм радиода үткәрелә торган кастинг турында күп кенә мәгълүмат алды. Иҗат белән шөгыльләнүче талантлы яшьләр өчен үзләре башкарган җырларны, иҗат иткән шигырьләрне бушлай эфирга чыгару мөмкинлеге турында белделәр.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353