VII #Сәламәтиртә үзүсеш проектын башлыйбыз!

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән VII #Сәламәтиртә үзүсеш проектын башлыйбыз!

Проект 11-31 майда (21 көн дәвамында) үткәрелә.

Проект түбәндәгедән гыйбарәт. Һәр катнашучыга:
- иртән иртүк торырга,
- сәламәтлек өчен файдалы күнегүләр ясарга,
- йорт янында ачык һавада (стадионда, кырда, паркта, ...) җиңелчә йөгереп кайтырга,
- проектта катнашып сәламәт яшәү рәвешен алып баруыңны социаль челтәрләрдә популярлаштырырга кирәк.

#Сәламәтиртә проектының файдасы шактый зур:
1. иртә торган кеше көн дәвамында күбрәк эш эшләргә өлгерә, аның үзүсешкә дә, гаиләсенә дә вакыты күбрәк кала;
2. иртәнге саф һавада сәламәтлеген ныгыту өчен кеше табигать энергиясен яхшырак үзләштерә;
3. табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга карата ихтирамы арта;
4. ачык һавада йөгерү йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы тәэсир итә, йөгергән вакытта тән тукымалары кислород белән байый (организм буенча кан йөреше яхшыра), артериаль кан басымы нормага керә, баш мие һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге яхшыра;
5. йөгергәндә кәеф яхшыра, психологик арыганлык юкка чыга, тонус күтәрелә;
6. даими йөгерү тән авырылыгын баланста тота, кеше тән формасын/фигурасын тәртипкә китерә;
7. үздисциплинаны яхшырта һ.б.

Иртә белән саф һавада йөрү/йөгерү - сәламәтлек өчен файдалы. Әмма, кайбер очракларда (операциядән соң, умырткалыкка, аякларга һ.б. зыян килгән очракларда) - йөгерергә киңәш ителми. Бу очракта, #сәламәтиртә проектында катнашыр алдыннан, табиб киңәшен алыгыз.

Проектта уңайлы аяк киемен киеп катнашырга, автомобиль трассаларыннан ераграк урыннарда - кислородка бай табигать кочагында йөгерергә тәкъдим ителә.

(!) Проектта катнашу тәртибе:

1. ВКонтакте социаль челтәренең рәсми төркеме (https://vk.com/salamatirta) һәм Телеграм-канал (https://t.me/salamatirta) яңалыкларына язылыгыз.
2. Рәсми төркемдәге VII #Сәламәтиртә проекты башлануны белдергән беркетелгән әлеге яңалыкка комментарийларда гариза тапшырыгыз. Моның өчен "+" куегыз, үзегезнең ФИОны, яшегезне һәм районыгызны/шәһәрегезне языгыз;
3. Әлеге яңалык белән үзегезнең аккаунтта уртаклашыгыз - мөмкин кадәр күбрәк дустыгыз һәм танышларыгызны да сәламәт яшәү рәвешенә өндәгез. Башкалар алдында шулай "сүз биргән" очракта, финалга барып җитү ихтималы да арта!
4. 21 көн дәвамында (11-31 май) иртән иртүк торыгыз һәм йорт тирәли яисә якындагы паркка/болынга/стадионга барып йөгереп кайтыгыз. Беренче көнне үк югары тизлектә зур аралар йөгермәгез, дистанцияне һәм тизлекне аз-азлап арттырыгыз. Йөгерү табиб тарафыннан тыелган очракта йөреп кенә кайтырга да мөмкин.
5. Йөгергән чакта көн саен селфи төшегез (ягъни фотода үзегез булырга тиеш, йөгерүегезне фото/видео/трекер күрәткечләрен урнаштырып дәлилләгез) һәм үз сәхифәгездә (ВКонтактеда) әлеге фотоны 8:00 кадәр #сәламәтиртә хэштегы белән урнаштырыгыз (8:00 дән соң куелган язма исәпкә алынмый). Фотога өстәп мотивацион текст язарга (татарча яисә татар һәм рус телләрендә) - үзегезнең хис-кичерешләрне, организмыгызның яхшы якка үзгәрүен тасвирлап барырга кирәк.
6. 31 майдан соң да әлеге яхшы гадәткә ияләшеп калыгыз, ел дәвамында иртән торып организмыгызның сәламәтлеген кайгыртыгыз!

Игътибар! VII #Сәламәтиртә проектында катнашучылар өчен марафонның беренче көннәрендә Телеграмда ябык әңгәмә (приват-чат) ясала. Сезгә ВКонтактеда шәхси хат белән чакыру киләчәк. Шуңа күрә проект дәвамында катнашучының профиле ачык, хатлар кабул итү тыелмаган булырга тиеш.

Проектта 21 көн катнашкан кешеләр марафон тәмамлангач финал йөгерүендә һәм башка шундый зур чараларда катнаша алачак (мәсәлән, https://timerman.org үткәргән чараларда шәхси мәгълүматта спорт клублары арасыннан #Сәламәтиртә клубын сайлап алып билгеләү мөмкинлеге бар). Һәр финалистка диплом тапшырыла. #Сәламәтиртә проектында катнашучының #Сәламәтиртә клубына керү мөмкинлеге булачак. Шулай ук, проект барышында катнашучылар өчен сәламәт яшәү рәвеше темасына һәм мотивация өлкәсендә белгечләрне чакырып онлайн-лекцияләр һәм очрашулар үткәрү планлаштырылган.

Яшь чикләүләре юк.

Гаризалар 11 май 7:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

#Сәламәтиртә проекты файдалы булсын!

 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353