«Белем радиосы» кастинг уздыра!
Катнашучылар: 14–20 яшьтәге укучы балалар һәм яшьләр.
Нинди һөнәр буенча: радио алып баручысы.
Вакыты: 20 апрельдән 22 майга кадәр.
Кастинг 2 этаптан узачак: дистанцион – 20 апрель–15 май; финал – 20–21 май.
1 этап: Махсус форма тутырып конкурс материалларын беркетеп оештытучыларга җибәрергә
• Үз-үзеңә презентация (1 мин. видеофайл);
• Әсәрне укыган аудиофайл (2 мин.);
• Тапшыруның идеологик тасвирламасы яки «Белем радиосы»ндагы үзеңә ошаган тапшыруның үзгәртелгән варианты (MS Word (.doc, .docx) форматында, текст варианты).
Дистанцион этапны узган катнашучылар оештыручылар тарафыннан финалга Казанга чакырыла.
2 этап:
• үз-үзеңә презентация (1 мин.);
• тапшыру презентациясе (1-2 мин.);
• сорауларга җавап (3 мин.).
Кастингта җиңүчеләр: исемелек https://radio.belem.ru сайтында урнаштырылачак.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (987) 215-20-21 телефоны яки radio@belem.ru электрон почта аша.
Тулырак мәгълүмат: https://radio.belem.ru сайтында.