Хөрмәтле иҗат сөючеләр һәм сәнгать ияләре!
«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Белем.ру» IT-компаниясе, «Белем радиосы» белән берлектә (https://radio.belem.ru), балалар һәм яшүсмерләр арасында әдәби иҗатны популярлаштыру, рус һәм татар телләрендә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан «Мое перо» ‒ «Минем каләмем» иҗади конкурсын үткәрә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
• Рус телендә шигърият (8-12 яшь)
• Рус телендә шигърият (13-18 яшь)
• Татар телендә шигърият (8-12 яшь)
• Татар телендә шигърият (13-18 яшь)
• Рус телендә проза (8-12 яшь)
• Рус телендә проза (13-18 яшь)
• Татар телендә проза (8-12 яшь)
• Татар телендә проза (13-18 яшь)
Үзегезне «Белем радиосы» эфирында ишетергә һәм ишеттерергә теләсәгез, 2023 елның 28 апреленә кадәр анкета (https://forms.yandex.ru/cloud/6388f8c2d0468817ed060c42/) тутырыгыз һәм тиешле кушымталарны беркетеп, безгә юллагыз. 18 яше тулмаган бала өчен анкетаны аның ата-анасы/законлы вәкиле тутыра.
Барлык катнашучыларга да исемле сертификатлар тапшырылачак, ә иң яхшы авторлар дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм кунак сыйфатында «Белем радиосы» тапшыруларына чакырылачак. Һәр катнашучы конкурсның иҗади авторлык материаллары тупланган җыентыгын (электрон вариантта) алачак.
Тулырак мәгълүмат: https://radio.belem.ru һәм беркетелгән Нигезләмәдә карарга мөмкин.
Телефон: 8(843) 215-20-21; | +7(987)215-20-21.