"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә катнашырга соңга калмагыз!

Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре!

"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә. 12 сентябрь - гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Аннары килгән гаризалар белән экспертлар танышачаклар, бәйгедә катнашучы сайтларга бәя бирәчәкләр, урыннар билгеләнәчәк.

Быел бәйге 8 номинациядән тора:

  • "Укытучы - җәүһәр" номинациясе
  • "Укучы - җәүһәр" номинациясе
  • "Башлангыч белем – җәүһәр чаткылары" номинациясе
  • "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе
  • "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе
  • "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
  • "Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинациясе
  • “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

Бәйгедә катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлергә һәм гариза бирергә кирәк. Бәйгенең нигезләмәсе http://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы буенча урнашкан.

Бәйге быел Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" оешмасы белән берлектә оештырыла. Бәйге дөньякүләм статуска ия, төрле елларда анда Татарстан Республикасы белән беррәттән АКШ һәм Франциядән, Россиянең башка регионнарыннан катнашучылар булды.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353