Татнетны үстерү фонды интернет челтәрен татарча сыйфатлы ресурслар белән баету юнәлешендә тагын бер бәйге-акция оештыруда катнаша

Татнетны үстерү фонды интернет челтәрен татарча сыйфатлы ресурслар белән баету юнәлешендә тагын бер бәйге-акция оештыруда катнаша башлады. Февраль ае башында Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры белән берлектә "Белем.ру" порталы кысаларында  “Айның иң яхшы электрон белем-тәрбия ресурсы” дип исемләнгән бәйге-акция оештырылып эшләп киткән иде. Бүген беренче бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде - гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы билгеле булды!

Гыйнвар аенда "Белем.ру" порталына урнаштыру өчен барлыгы 9 электрон ресурс кабул ителгән. Һәм менә ике атна дәвам иткән сораштыру нәтиҗәләре буенча гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы исеменә Сарман районы Җәлил бистәсенең 2 санлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы юллаган “Киләчәк – бүгенге көн ул” (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән) мәкаләсе лаек булды.

Әлеге бәйге-акция кулланучылар ярдәме белән ай саен иң яхшы ресурсларны билгеләп барачак. Ел ахырында исә оештыручылар 12 иң яхшы ай ресурсы арасыннан “Ел ресурсы”н ачыклауны оештырырга исәпли.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353