Россия Федерациясенең Президент грантлары фонды ярдәме белән аз комплектлы мәктәп укучылары заманча өстәмә белем алачак

Татнетны үстерү фонды Россия Федерациясенең Президент грантлары фонды (https://президентскиегранты.рф) тарафыннан сайлап алынган социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында "Белем Академиясе" ярдәме белән Татарстан Республикасының Апас, Кайбыч, Кукмара, Чүпрәле районнарының аз комплектлы мәктәпләре укучылары өчен мәгълүмати технологияләр буенча курслар ачып җибәрә.

Курслар 1 апрельдән 31 июльгә кадәр "Белем Академиясе" лицензияле өстәмә белем бирү платформасында (https://academy.belem.ru) онлайн форматта үткәрелә. 

Барлыгы 400 укучы фото- һәм видеоресурслар төзү/эшкәртү, типографик продуктлар булдыру юнәлешендә өстәмә белем алачак, төрле программаларда һәм кушымталарда (Figma, Canva, Movavi, Adobe Illustrator, Adobe Premiere һ.б.) эшләргә өйрәнәчәк.

Грант кысаларында барлык 400 укучыга да курслар бушлай үткәрелә.

Курсларны уңышлы тәмамлаган укучыларга "Белем Академиясе"нең таныклыкларын тапшыру да планлаштырылган.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353