Татар халкының «каймагы» 20 ноябрьдә «Пирамида»да үтәчәк тантанага чакырулы

Татар халкының асыл өлеше - татарча китап/журналлар укып үзләренең һәм балаларының эрудицияләрен һәм тел байлыкларын арттыручы, заманча интернет-технологияләрне куллана белгән һәм үзләре дә Интернет челтәренең татар өлешен үстерүдә өлеш керткән татар халкы 20 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырулы. Алар - XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон һәм XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистлары.

«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татарча интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылып үткәрелеп килә. Шушы дистә елдан артык вакыт эчендә аның оештыручылары саны да, катнашучылары саны да нык артты. 2020 елда әлеге дөньякүләм бердәнбер шундый татарча IT-бәйгедә катнашырга теләк белдереп 169 гариза (98 интернет-проект һәм 71 википедияче хезмәте) кабул ителгән һәм 10 номинациядә 50 интернет-проект авторы (I, II, III урыннар һәм дипломантлар) финал тантанасына чакырылган. Бәйгедә Сайт ясаучылар гына түгел, сыйфатлы һәм файдалы итеп ВКонтакте социаль челтәрендә төркем яисә Инстаграм челтәрендә аккаунт алып баручылар, Википедиянең татар өлешенә мәкаләләр язучылар, мобиль кушымта авторлары катнаша ала.

#Әдәбимарафон дөньякүләм онлайн-проектының финалистлары саны быел 1060 тан артык. Катнашучылар арасыннан Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, күп милләтле Россия Федерациясе төбәкләреннән (Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортостан, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан) милләттәшләребез бар. Әлеге онлайн-проектка 2017 елның көз айларында старт бирелде һәм ул һәр квартал саен үткәрелә. Марафонда тормышта уңышка ирешергә теләгән һәркем катнаша ала.

«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең нигезләмәсе белән бәйгенең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы, ә финалистлар белән http://konkurs.belem.ru/finalistlar2020 адресы буенча кереп танышырга мөмкин.

#Әдәбимарафон финалистлары исемлеге Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында http://tat-i.net/tt/finalistlar2020 адресы буенча, ә нигезләмәсе http://tat-i.net/tt/adabimarafon-13 адресы буенча урнаштырылган.

Тантанада финалистларны бүләкләргә республикабыз җитәкчелегеннән, Дәүләт Советыннан, министрлыклардан дәрәҗәле кунаклар, республикабызның актив районнары җитәкчеләре, ВКонтакте һәм Википедия вәкилләре, танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, танылган җырчылар һәм артистлар, телевидение һәм матбугат чакырулы.

Тантана Татнетны үстерү фонды тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә!

Проектларның рәсми партнерлары һәм иганәчеләре: «Казан шәһәр филармониясе», «Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры», «К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры», «Татарстан китап нәшрияты», «Болгар» хәйрия фонды, «Аксу» продюсерлык үзәге һәм башка юридик һәм физик затлар: http://tat-i.net/tt/sponsors (Татнетны үстерү фондының партнеры/иганәчесе булу, әлеге һәм башка проектларны тормышка ашырырга ярдәм итү өчен http://tat-i.net/tt/blago адресы буенча керегез).

Татнетны үстерү фондының рәсми мәгълүмати партнеры: «Татмедиа» агентлыгы.

Татнетны үстерү фондының кайбер проектларының мәгълүмати партнерлары: «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Шаян ТВ» телеканалы, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» республика электрон газетасы, «Матбугат.ру» дайджест-порталы, «Шәһри Казан» газетасы, «Идел», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары.

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә тантана 20 ноябрь көнне 11:00 сәг. башлана.

PS. Игътибар! Тантанага килүчеләрнең тантана барышында мөмкин булган барлык сәламәтлек саклау чараларын куллануларын сорыйбыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353