Танетны үстерү фонды яшь шагыйрәне бүләкләде

11-24 май көннәрендә Татнетны үстерү фонды Белем.ру порталы кысаларында республикабызның 8-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр арасында шагыйрьләр бәйгесен үткәрде. Бәйгенең шарты буенча яшь шагыйрьләр Белем.ру порталында яисә аның рәсми төркемендә мәктәпкә яисә укытучыларга багышланган үз шигырьләрен урнаштырырга тиешләр иде.

Әлеге бәйгедә Сәрбиназ Шәйхел исемле кулланучыбыз җиңеп чыкты. Аңа Татнетны үстерү фонды исеменнән ВКонтакте челтәрендә 100 тавыш (700 сумга тәңгәл) бүләк ителде, тапшыру өчен диплом әзерләнде. Ул гына да түгел, аның шигыре "Идел" журналында бастыру өчен тәкъдим ителде.

Сәрбиназны чын күңелдән тәбриклибез, аңа иҗади уңышлар теләп калабыз һәм аның шигырен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

И мәктәбем, синдә кайный тормыш:
Чыгарылыш арты чыгарылыш.
Күз яшьләре. Котлау. Яңа буын.
Узган урын алмашына – яңа урын.

Яшел такта. Число. Һәм каләмнәр
Ашыга-ашыга дәфтәр буйлап йөгерәләр.
Ак алъяпкыч. 
Тагылмаган галстук.
Тагыла ул директорны күрүгә үк.

Эзтабарга алу, пионерга...
Тора-бара килеп җитә ГИАлар да.
Аннан инде бераз “Ух, котылдык, 
Ял итәргә без дә менә унга калдык”.

Ә 10 ул тиз үтә – сентябрь – май,
Практикада уза тагы бер ай.
Кемдер китә, кемдер кала
Алмый калган белемнәрен ала-ала.

Менә тагы җиткән чыгарылыш.
Күз яшьләре. Шатлык. Яңа балкыш.
Очып китә оясыннан зур дөньяга
Канатларын җәеп тик сигез кош...
И мәктәбем, синдә кайный тормыш.. 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353