«Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе старт алды!

Хөрмәтле дуслар!

Бүген «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы»нда «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе старт алды.

Бәйгедә мәктәпкәчә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, педагоглар һәм ата-аналар катнаша ала.

Төп партнерлар:

  • Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты,
  • «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны беркетелгән Нигезләмәдә яисә 7нче номерлы катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы сайтында (https://edu.tatar.ru/kirov/org6882) карарга мөмкин. 

Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353