Яшь әдәби марафончыларны котлыйбыз! (XVI #әдәбимарафон финалистлары исемлеге)

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

Белгәнегезчә, җәй айларында - җәйге каникул вакытында - #әдәбимарафон проекты балалар һәм 18 яшькәчә яшүсмерләр өчен генә үткәрелә. 1 - 21 июль көннәрендә Интернет челтәрендә татар телле китапларның тышлыклары, балалар өчен язылган әдәби әсәрләр һәм шигырьләрдән өзекләр ешрак очрый башлый. Әлбәттә инде, татар әдәбияты белән кызыксынган һәм туган телен үз иткән кешеләрнең яңалыклар тасмасында гына бу шулай. Дусларыгыз арасында китап укый торган, яңа белемнәр алу белән кызыксына торган креатив кешеләр булмаса, социаль челтәрләрдә чүп-чар гына карап утырырга гына да мөмкинсез. Дусларыгыз нинди кеше булса, әкренләп үзегез дә шундый кешегә әверелә барырсыз. Шуңа күрә, Интернетта дусларны дөрес сайлый белергә тәкъдим итәбез.

Ә инде шәхси битендә #әдәбимарафон хэштегы белән татарча китаплардан, әсәрләрдән өзекләр күрәсез икән, бу кешеләр белән бер дә икеләнмичә дуслаша аласыз. Аеруча - 21 көн дәвамында проектта катнашкан булса.

XVI #әдәбимарафон проектында 2021 елның җәй аенда финалга шундый уңган-булган, белемле түбәндәге интернет-кулланучылар үтте. Катнашучылар арасында күп милләтле Россия Федерациясе төбәкләреннән дә катнашучылар бар:

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ
Киров өлкәсе

  1. Хәлиуллина Рәзилә Ринат кызы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
Азнакай районы

  1. Ибатова Язиля Илмир кызы

Актаныш районы

  1. Шакиров Лимар Илһам улы
  2. Шакирова Лиана Илһам кызы

Алабуга районы

  1. Йосыфов Кәрим Гаяз улы

Апас районы

  1. Бикчурина Камилә Ринат кызы
  2. Гафарова Ралинә Рәис кызы
  3. Гимадиев Альмир Ильяс улы
  4. Зәйнуллин Арсен Алмаз улы
  5. Сираҗиев Нияз Наил улы
  6. Фәйзуллина Адилә Марсель кызы
  7. Шәрәфиев Инсаф Фәнис улы
  8. Шәрәфиев Әмир Фәнис улы
  9. Шәфигуллина Язилә Фәрит кызы

Арча районы

  1. Рәхмәтуллина Нурзилә Азат кызы

Балтач районы

  1. Бариева Инзилә Расим кызы
  2. Әхмәтханова Дилә Рәмис кызы

Балык Бистәсе районы

  1. Зәйнуллина Азалия Марсель кызы
  2. Зәйнуллина Илүзә Марсель кызы
  3. Хайруллина Айзилә Раиль кызы

Биектау районы

  1. Габидуллин Рөстәм Ленар улы
  2. Касимов Самат Адель улы

Буа районы

  1. Әхмәтшина Әдилә Ринат кызы
  2. Мусин Нияз Сәйдәш улы
  3. Сабирҗанова Азалия Айрат кызы
  4. Сабирҗанова Язилә Рәис кызы
  5. Сәмитова Алина Фаяз кызы

Әгерҗе районы

  1. Габбасова Лиана Айнур кызы
  2. Салихова Азалия Марат кызы

Әлмәт районы

  1. Галиева Нәфисә Ришат кызы
  2. Гарифуллин Алтынбай Алмаз улы
  3. Загитова Амалия Азат кызы
  4. Микалова Азалия ? кызы
  5. Сәгъдиева Нурзия Рөстәм кызы
  6. Фәрхетдинова Диана Рәис кызы

Зәй шәһәре

  1. Йосыпова Ләйлә Айдар кызы
  2. Йосыпова Диләрә Айдар кызы

Казан шәһәре

  1. Аникин Ранел Борис улы
  2. Богданов Әскәр Эльдар улы
  3. Низамова Камиля Фаяз кызы
  4. Низамова Аделя Фаяз кызы
  5. Сабирова Айзилә Дамир кызы

Кукмара районы

  1. Вәлиева Айзилә Марсель кызы
  2. Вәлиуллина Альмира Ильяс кызы
  3. Гайнуллина Зөлфинә Айрат кызы
  4. Закиров Гайсә Алмаз улы
  5. Мохтарова Нәргизә Фаил кызы
  6. Мөбарәкова Алия Зөлфәт кызы
  7. Хәмидуллина Язгөл Раяз кызы

Лениногорск районы

  1. Зарипов Эмиль Әмир улы
  2. Зарипова Эльвина Әмир кызы

Минзәлә районы

  1. Галиев Аяз Фаяз улы
  2. Галиева Язгөл Фаяз кызы
  3. Минегалиева Лилиана Дамир кызы
  4. Ханова Адилә Илгиз кызы
  5. Юмаева Чулпан Фирдәүс кызы

Саба районы

  1. Габсаттарова Зәмирә Рәсим кызы
  2. Галиуллин Ильяр Марат улы
  3. Идиятова Илсинә Илнур кызы
  4. Идиятова Нәзилә Илнур кызы
  5. Тимергалиева Лиана Альберт кызы
  6. Хуҗиева Гөлгенә Расих кызы

Сарман районы

  1. Абдуллин Айнур Илсур улы
  2. Әхмәдуллин Диас Рамил улы
  3. Мәүләвиева Алсу Айрат кызы
  4. Уразаев Камил Рәмис улы
  5. Хатыйпов Рөстәм Илмир улы
  6. Хатыйпова Илмира Илмир кызы
  7. Шәфигуллина Амалия Алмаз кызы
  8. Шәфигуллина Альзана Алмаз кызы

Тәтеш районы

  1. Заһидуллина Алия Равил кызы

Түбән Кама районы

  1. Разетдинова Рүзилә Руслан кызы
  2. Разетдинова Камилә Руслан кызы
  3. Хөсәенов Рамазан Ренат улы

Яр Чаллы шәһәре

  1. Зарипова Чулпан Фәнил кызы

Барлык финалистларны да чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! Китап уку гадәте һәрвакыт сезне уңышка ирештерсен!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353