1 апрельдә XV Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) башлана!

Әдәби марафон (#әдәбимарафон) ел саен 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 1 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрьдә башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала. XV #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 2021 елның 1-21 апреле.

XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

  1. Бәйгенең нигезләмәсен игътибар белән (!) укып чыгыгыз: tat-i.net/tt/adabimarafon-15.
  2. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе яңалыкларына язылыгыз: vk.com/adabimarathon.
  3. Оештыручыларның ВКонтакте һәм/яисә Инстаграм-аккаунтларына язылыгыз:
  4. Татарча хаталарсыз аралашу өчен компьютерыгызга (ноутбукка, планшетка) һәм смартфоныгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция). Шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә дә аралашу өчен татарча интерфейс сайларга тәкъдим итәбез. Әдәби марафончыга татар телен бозып язып аралашу рөхсәт ителми!
  5. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсендәге (vk.com/adabimarathon) марафон башлану игълан ителгән игълан-яңалыкка комментарийларда «+» тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерегез һәм әлеге яңалык белән уртаклашыгыз. Башка кеше өчен гариза тапшырырга ярамый - һәр кеше үз аккаунтыннан катнашырга үзе генә теләк белдерә ала (13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган үзегезнең балаларыгыз өчен генә гариза тапшырырга мөмкин, һәм алар марафонда Сезнең аккаунттан катнашачак, дигән сүз).
  6. 21 көн дәвамында көн саен кимендә 10-15 минут татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәгездә дусларыгызны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырыгыз (марафонда катнашучы әдипләр башка әдипләрнең иҗаты белән танышырга тиеш, ягъни үзләрен таныту белән шөгыльләнергә тиеш түгелләр).
  7. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе (vk.com/adabimarathon) яңалыкларын күзәтеп барыгыз. Әдәби марафон башланып берничә көн үткәч (катнашучылар төгәл билгеле булып, катнашмаучылар төшеп калгач), марафончылар өчен махсус сайтта яисә ВКонтакте социаль челтәрендә аерым аралашу мәйданчыгы (чат) оештырыла, чатка бары тик марафонда катнашырга теләк белдергән, марафонда катнаша башлаган, профиле ачык булган һәм проектның идея авторы Раил Гатауллин (vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булган кешеләр генә кабул ителә (дус булмаган кешеләрне чатка/әңгәмәгә чакыру мөмккин түгел). Шул рәвешле, китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу, үзара ярдәмләшү һәм оештыручылардан даими мөһим мәгълүмат алу мәйданчыгы булдырылачак. Тагын бер мәгълүмат каналы булып әдәби марафоннның Телеграмдагы шәхси каналын санарга мөмкин: t.me/adabimarathon

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) ясала, нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы.

XIV һәм XV #әдәбимарафоннарның финалистлары июль аенда #әдәбисабантуена чакырылачак, дип планлаштырыла. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.

Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!

Фикерләр

Аватар пользователя Җәүһәрия
марафонда катнашам
Аватар пользователя ЯруллинаФлера
Марафонда катнашам. +Яруллина Флера, РТ Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле мәктәбе укытучысы, 47 яшь.
Аватар пользователя tatidara
Зинһар, кагыйдәләрне игътибар белән укып чыгыгыз һәм гаризаны тиешле урында - рәсми төркемдәге беркетелгән яңалыкка комментарий рәвешендә калдырыгыз.
Аватар пользователя Газизова Гөлназ Җәүдәтовна
ТР, Яр Чаллы шәһәре
Аватар пользователя Нафиса
+ Нəфисə Рахимуллина, 15 яшь, РТ Саба р-ны Мишəбаш авылы, Явлаштау мәктәбе укытучысы,ВКонтакте.
Аватар пользователя Фрида
+ Фәридә Ризатдинова , 57 яшь, Яр Чаллы шәһәре, педагог-пенсионер, В Контакте.
Аватар пользователя Фрида
+ Фәридә Ризатдинова , 57 яшь, Яр Чаллы шәһәре, педагог-пенсионер, В Контакте.
Аватар пользователя Фаезова
+Фаезова Эльмира марафонда катнашам!
Аватар пользователя альф01
#Әлфия Канавалова Мин марафонда ВКонтакте челтәрендә! Татарстан Республикасы Лениногорск районы Туктар Урдаласы авылында яшим.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353