Казанда 100 дән артык #әдәбимарафон финалистын бүләкләделәр

Бүген, 9 ноябрь көнне, Казан шәһәре, Бауман урамы, 51 нче йортта урнашкан ГУМ сәүдә үзәгендә V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында уңышлы катнашкан татар китапларын укучыларны бүләкләү тантанасы үтте.

Әлеге проектның максаты - киң катлам укучыда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар әдәби мирасын популярлаштыру, үзеңдә китап уку кебек файдалы гадәт тәрбияләү. Проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылып үткәрелә.

Бу юлы китап укучылар белән очрашуга тантанага шактый дәрәҗәле язучылар чакырулы иде. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш премияләре лауреаты Ленар Шәех, "Ел китабы - 2014" республика конкурсы лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльманов, "Бәллүр каләм" иясе Гөлсинә Галимуллина, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге иясе Гөлүсә Батталова, "Бәллүр каләм - 2018" премиясе лауреаты Гөлүсә Закирова, йөзләгән җыр сүзләре авторы Гөлнур Айзәтулла һәм шагыйрә Лилия Фәттахова ("Көмеш кыңгырау") тантанага килгән китап укучыларга (117 кешегә!) дипломнар һәм автографлы китапларын тапшырдылар. Кайбер язучылар, мәсәлән, Гүзәл Галләмова үзе үк марафонда актив катнашты, ә Айгөл Әхмәтгалиева исә киләсе марафонда катнашырга теләген белдерде.

Татарстан китап нәшриятының директор урынбасары Айдар Гыймадиев башлап җибәргән тантана ахырда әдәбият сөючеләр өчен рухны ныгыта торган тренинг белән тәмамланды.

Фикерләр

Аватар пользователя Альмира
Татар әдәбиятының үсеше өчен мин бик тә шатмын. Зыялы кешеләребез бар!
Аватар пользователя Фэнзия
Бик кирэкле проект

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353