Әдәби марафон

"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелә торган онлайн-проект.

Проект Татнеты үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырылып үткәрелә. Бәйгенең ешлыгы - квартал саен. Марафон 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 16 нчы июль, 1 нче октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара.

Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон һәм #татарстанкитапнәшрияты хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.

Бәйгенең финалына 21 көн дәвамында әлеге онлайн-марафонны үтә алган кулланучылар чакырулы. Финал тантанасында дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу үткәрелә, яңа басылып чыккан китаплар белән таныштыру оештырыла.

Марафонда катнашу өчен проект җитәкчесе Раил Гатауллин урнаштырган игълан астында "+" тамгасы куеп үзегезнең катнашуыгызны расларга кирәк. Үзендә яхшы гадәт тәрбияләргә теләк белдергән әлеге кулланучылар ВКонтакте челтәрендә марафончылар чатына өстәләчәк һәм китап укучылар өчен үзара аралашу мәйданчыгы булдырылачак.

Марафон барышында урнаштырылган барлык әсәрләрдән өзекләр белән #әдәбимарафон хэштегы буенча танышырга мөмкин.

Иң беренче марафон 2017 елның 11 нче сентябрендә башланып китте. 5 марафон барышында ВКонтакте социаль челтәрендә 8 меңгә якын #әдәбимарафон хэштегы урнаштырылды.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2018. Барлык хокуклар якланган

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 84А
Телефон: +79656006453, +79600456353