II Республикакүләм "Авылым гүзәллеге" финалистлары билгеле

"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты 2020 елның языннан алып елга бер мәртәбә үткәрелә башлады, ул туган ягыбызны кадерләү, табигатен саклау, авылларны яхшырту, авылда туып-үскән шәхесләрне таныту максатыннан оештырыла. Проектта татар авылында туып үскән, дөньяның төрле почмагында яшәүче интернет-кулланучылар катнаша ала.

Бәйгенең төп оештыручысы: Татнетны үстерү фонды, идея авторы - Раил Галиев.

Быел әлеге онлайн-марафон Инстаграм социаль челтәрендә #сәламәтиртә проекты белән параллель рәвештә 11 майдан 31 майга кадәр үткәрелде.

Татнетны үстерү фонды оештырган һәр онлайн-марафон (#авылымгүзәллеге, #сәламәтиртә, #тәмлемарафон, #әдәбимарафон) ахырында катнашучылар финалист анкетасын тутыралар, финалистлар исемлеге әлге анкета мәгълүматларына таянып булдырыла һәм Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (http://tat-i.net) урнаштырыла.

Әлегә финалистларның барысы да анкетаны тутырмады һәм финалистлар исемлегенең тулы булмаган вариантын тәкъдим итәбез. Катнашучылар саны буенча әлеге марафонда Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы алдынгы булып тора, димәк нәкъ менә Арча районында татар халкы үз туган авылын ныграк кадерли һәм хөрмәт итә, дип уйларга мөмкинлек бар.


II Республикакүләм "Авылым гүзәллеге" финалистлары исемлегенә быел түбәндәге катнашучылар керде:

Актаныш районы

  1. Нәгыймова Гөлсәрия Әхсән кызы

Апас районы

  1. Җамалиева Лилия Хәйдәр кызы
  2. Җәләлиева Ләйсән Минзәед кызы
  3. Моталлапова Ландыш Нурулла кызы

Арча районы

  1. Вәлиева Миләүшә Фарух кызы
  2. Гайнетдинова Алсу Азат кызы
  3. Галиев Раил Идрис улы
  4. Галиева Мәдинә Мөхтәр кызы
  5. Гарифҗанова Ләйсирә Исмәгыйлевна
  6. Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы
  7. Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы
  8. Мөхәммәтдинова Халидә Хәмбәл кызы
  9. Низамова Гөлия Равил кызы

Балтач районы

  1. Гарифуллина Лилия Вагдаэль кызы
  2. Сафиуллина Әлфинур Габдулла кызы

Балык Бистәсе районы

  1. Гыймадиева Гөлфирә Мөбәрәкҗан кызы

Буа районы

  1. Хасанова Чулпан Радик кызы

Әлмәт районы

  1. Гыймранова Диләрә Габдлкавый кызы
  2. Низамова Гөлнара Әнәс кызы
  3. Замалеева-Габидуллина Гөлия Нәбиулла кызы

Зәй районы

  1. Барсукова Людмила Николаевна

Казан шәһәре

  1. Зиннурова Эльвира Наил кызы
  2. Мурадова Лилия Абдрахман кызы

Кукмара районы

  1. Хасанова Гөлнара Хөснулла кызы

Лаеш районы

  1. Галләмова Гүзәл Ибраһим кызы

Лениногорск районы

  1. Гимаева Рамилә Ришат кызы
  2. Зарипова Эльвина Әмир кызы
  3. Илалтдинова Гүзәлия Әкрәмовна
  4. Мөхәммәтҗанова Зөлфия Мөҗатдәс кызы
  5. Рахманова-Шәмсуарова Ләйсән Таһир кызы
  6. Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы
  7. Шәмсуаров Таһир Ярулла улы

Мамадыш районы

  1. Гәрәева Гөлназ Гафур кызы
  2. Шарифуллина Галина Петровна 

Мөслим районы

  1. Минһаҗетдинова Чулпан Райхан кызы

Нурлат районы

  1. Ахунҗанова Зөлфия Тәлгать кызы
  2. Гатина Айгөл Гомәр кызы
  3. Ибраһимова Гөлчирә Гамир кызы

Сарман районы

  1. Ихсанова Эльвира Миңлемехәммәт кызы
  2. Ишанова Диләрәм Роман кызы

Теләче районы

  1. Сабирҗанова Энҗе Гафур кызы

Тукай районы

  1. Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы

* Килешү нигезендә һәр юридик яисә физик зат "Авылым гүзәллеге"нең иганәчесе, һәр юридик зат “Авылым гүзәллеге”нең партнёры була ала. Партнёрларны һәм иганәчеләрне 15 нче июль көнне Арча шәһәре стадионында үткәреләчәк #ӘДӘБИСАБАНТУЕ чарасына - "Авылым гүзәллеге" финалистларын бүләкләү тантанасына чакырабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353