XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде

Бүген, 6 декабрь көнне, ТР Фәннәр Академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Тантана барышында мәртәбәле кунаклар - ТР Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе: педагогика фәннәре кандидаты, «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесенең жюри әгъзасы Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Викимедия РУ" директоры, русча Википедия администраторы Владимир Медейко, ВКонтакте социаль челтәренең локализация буенча менеджеры Андрей Минчуков, челтәрне инглизчәгә тәрҗемә итүче Дэвид Принц һәм танылган инстаблогер Ринат Галиәһмәтов җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Быел 200 гә якын гариза арасыннан 129 интернет-проект бәйгедә катнашу мөмкинлегенә ия булды, 53 интернет-проект бәйгенең финалына узды.

Җиңүчеләр исемлеге белән бәйгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://konkurs.belem.ru/final-2021

Фотогалерея: http://tat-i.net/tt/node/219/gallery 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353