ФОНД ЭШЧӘНЛЕГЕ

  • Якшәмбе, 24 Сен
    #СәламәтИртә - 2023 сезоны тәмам!

    Сәламәт иртә марафонында катнашучылар һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар быел 2023 елгы VII #Сәламәтиртә сезонын ябу проектында катнаштылар - 22-24 сентябрьда һәр иртә иртән торып 3 көн дәвамында барлыгы 10 км дистанция үттеләр. Проектта Татарстаннан гына түгел, Башкортостан Республикасыннан, Омск өлкәсеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән дә марафончылар катнашты.

    Финалистлар (10 км+):

  • Шимбә, 2 Сен
    «РӘХМӘТЕМ СИҢА, ОСТАЗЫМ!» Республикакүләм бәйгесе старт ала!

    «Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесе 2017-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында һәм 2023 елның Россиядә педагог һәм остаз елы буларак игълан ителү уңаеннан үткәрелә. Конкурс барышында һәр катнашучы үзенең Укытучысына/Остазына багышлап әсәр иҗат итә һәм аны Конкурсның Оештыру комитетына юллый ала. 

  • Якшәмбе, 13 Авг
    Быелгы «Әдәби Сабан туе» да гөр килеп узып китте!

    Гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистлары, 11 август көнне, Апаста «Әдәби Сабан туе»на җыелды. Татнетны үстерү фондының җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, «Әдәби Сабан туе»ның Апаста үткәрелүе юкка түгел, иң күп китап укый торган Каратун мәктәбе укучылары районның йөзек кашы булып тора.

Фонд турында

Татнетны үстерү фонды турында гомуми мәгълүмат

Татнетны үстерү фондына нигез 2013 елның 27 мартында түбәндәге максатлардан чыгып салынды: 

  • Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
  • татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
  • татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.
Subscribe to Front page feed

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2023. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353