XXXVI ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү ачылды

"Әдәби марафон" проекты янә әдәбият сөючеләрне кулга китап алырга һәм татар әдәбиятын танытырга чакыра!

Бүген XXXVI ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү ачылды: https://vk.com/adabimarathon.

Гадәттәгечә, җәйге Әдәби марафон, иң беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләр өчен үткәрелә. Ә инде үзләренең уллары һәм кызлары, оныклары белән аларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да катнаша ала.

Гаилә белән Әдәби марафонда катнашу һәм гаиләдә туган телне саклау өчен бу менә дигән мөмкинлек! 

Әдәби марафонның Нигезләмәсе белән https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2026 адресы буенча танышырга мөмкин.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353