Проект турында
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү өчен «Уйный-уйный үсәбез» («Обучаемся, играя») күп функцияле дидактик электрон ярдәмлеге (автор - Энҗе Гыйльметдинова) Татарстан Республикасының һәм аннан читтәге төбәкләрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә татар теле дәресләре вакытында төрле интерактив такталарда куллану/трансляцияләү мөмкинлеге булган персональ компьютерлар өчен программа тәэминатыннан (кушымтадан) гыйбарәт.
Проектның максаты – режим моментларында һәм уен эшчәнлегендә укыту-методик комплектта каралган балаларны татар теленә өйрәтүнең лексик минимумын ныгыту.
Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:
- Өйрәнәбез (Обучаемся),
- Уйныйбыз (Играем),
- Буйыйбыз (Красим).
«Өйрәнәбез» бүлегендә татар телендәге сүзләрне, сүзтезмәләрне балаларга татар телен өйрәтү буенча укыту-методик комплектта каралган сүз күнегүләре рәвешендә күрсәтмә һәм интерактив өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырылган.
«Уйныйбыз» бүлегендә алган белемнәрне уен формасында ныгыту мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Уен, эшчәнлекнең нәтиҗәле һәм аңлаешлы формасы буларак, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә, балаларга татар теленең ликасын үзләштерергә һәм яңа сүзләрне истә калдырырга ярдәм итә, телләр белән кызыксынуны саклап тота.
«Буйбыз» бүлегендә лексик минимумны вак моторика үсеше белән параллель рәвештә үзләштерү мөмкинлеге тормышка ашырылган.
Программ тәэминат тәрбиячеләр тарафыннан татар телен өйрәтү буенча кулланыла торган дидактик материаллар һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү стандартында куела торган төп таләпләр нигезендә эшләнде.
Инструкция
Программа белән эшләү өчен беркетелгән ZIP-архивны компьютер/ноутбукта уңайлы урынга ачып күчерегез һәм *.EXE киңәйтелешле кушымтаны/файлны эшләтеп җибәрегез.
Компьютер/ноутбукны интерактив тактага тоташтырыгыз һәм әлеге программаны дәрестә/шөгыльдә белем бирү өчен файдаланыгыз.
Кушымта урнаштырылган әлеге архив даими яңартылып, камилләштерелеп торачак һәм аңа татар телен өйрәнү өчен күбрәк функцияләр һәм мөмкинлекләр өстәлә барачак.


