"Белем җәүһәрләре" VI Дөньякүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр (+ИСЕМЛЕК)

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Тантана дипломантларны бүләкләүдән башланды. Җиңү яулауга бер генә адым калган сайтларның саны быел - 21:

Дипломантларны бүләкләгәннән соң, "Марк Вебер" веб-студиясе веб-программисты Рөстәм Биктаһиров тамашачылар алдында "Эффектив сайтлар ясау" турында мастер-класс белән чыгыш ясады. 

Гомумән, җиңүчеләрне бүләкләү татар җырчылары чыгышлары белән аралашып барды. Җиңүчеләрне котларга дип бүгенге тантанага татар халкының яраткан җырчылары Илназ Минвәлиев, Илзилә, "Болгар кызлары", Гөлгенә килгән иде.

Бүләкләр иң элек III һәм II урын яулаган сайт авторларына, аннары I урын яулаучыларга ("Белем җәүһәрләре"нә) тапшырылды. Тантананың ахырында "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге исемгә тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме тапшырылды. Тантана бәйгенең быел гына язылган гимны белән тәмамланды.

Быел Татнетта узган дөньякүләм бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

Бәйгенең җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз!

Татнетны үстерү фонды тантананы оештыруда актив ярдәм күрсәткән өчен ТР Дәүләт Советына, ТР Министрлар Кабинетына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәдәният министрлыгына, "Аксу" компаниясенә, "Халкыбыз мирасы" компаниясенә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, "МЭЛТ" компаниясенә зур рәхмәт белдерә.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353