"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең яңартылган сайты дөнья күрде

Хөрмәтле дуслар, татар интернетчылары!

Әлеге шатлыклы хәбәрне, ниһаять, сезгә дә ирештерәбез! Бүләкләү тантанасы алдыннан, алдан ышандырганча, "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең яңартылган сайтын ачып җибәрәбез!

Сайтның дизайны гына үзгәреп калмады, функциональ яктан да аның мөмкинлекләре шактый артты. Алар турында әле алга таба яңадан язып чыгарбыз.

Ә әлегә якындагы зур шатлыклы матур вакыйга турында исегезгә төшерәбез!

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 16 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак.

Тантанага быелгы бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган елларның "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган сайтларның авторлары, бәйгенең барлык партнерлары, иганәчеләре, матбугат чаралары вәкилләре чакырулы.

"Белем җәүһәрләре" быел алтынчы мәртәбә үткәрелә. 2015 нче елда бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады. Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект). Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы).

Тантана исә елдан-ел үзенчәлеклерәк була бара. Быел тантана көненә бәйгенең гимны әзерләнде, гимн тантанада беренче тапкыр җырланачак. Шулай ук, татар сайтларын ясаучылар алдында профессиональ веб-программистлар чыгыш ясар, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы спектакльләрдән өзекләр, татар җырчылары һәм артистлары чыгышлары белән аралашып барыр, дип көтелә.

Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак. Бәйгенең оештыручылары һәм Г.Камал театры татар җанлы, татар интернеты белән кызыксынган һәркемне көтеп кала!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353