1-21 апрельдә үткәреләчәк XXXV ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү ачылды

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр - әдәби марафон ярдәмендә татар әдәбияты дәресләрендә укучыларын күбрәк әсәрләр белән таныштыручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүче китапханәчеләр, гаиләдә туган телне саклаучы әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар, Татарстаннан читтә татар телендә китаплар укып туган телне кадерләп саклап тотучылар, өлкәннәрдән яхшы үрнәк алып китапны хөрмәт иткән укучы балалар, туган телдә китап укуның нык файдалы икәнен аңлаучы акыл ияләре, 21 көн дәвамында максатына ирешергә өйрәнүче уңышка омтылучан шәхесләр!

Сезне 1-21 апрельдә үткәреләчәк XXXV ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектында катнашырга чакырабыз!

Проектта катнашу өчен сылтама буенча күчегез һәм катнашырга теләк белдереп комментарийларда гариза калдырыгыз: https://vk.com/adabimarathon.

Барыгызга да уңышлар телибез!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353