Татнетны үстерү фонды «Татарстан һәм Идел буеның милли супермоделе» гүзәллек һәм моделинг бәйгесенең партнеры булды

Бүген, 22 мартта, Казанның Сулейман Палас кунакханәсендә «Татарстан һәм Идел буеның милли супермоделе» гүзәллек һәм моделинг бәйгесе финалы үткәрелде.

Чара Россия Федерациясе Президенты указы белән игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.  Идел буеның төрле почмакларыннан килгән, төбәкнең төрле мәдәни традицияләрен чагылдырган төрле яшьтәге хатын-кызларны, балаларны берләштерде. Конкурсантлар арасында «Әдәби марафон» проектының актив катнашучысы Җәмилә ханым Сафиуллина да бар иде.

Чыгыш ясаган һәркемгә затлы таҗлар, дәрәҗәле титуллар һәм быел Мәскәүдә үткәреләчәк «Россия һәм Дөньяның милли супермоделе» дип аталган дефиле буенча халыкара чемпионатында катнашу өчен сертификатлар тапшырылды.

Жюри составы саллы иде – конкурсантларны күренекле журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, ГТРК «Татарстан» директоры урынбасары, радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфикъ Сәгыйтов, «Белем ру» һәм «Татнетны үстерү фонды»ның җитәкчесе Раил Гатауллин, ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният һәм массакүләм матбугат чаралары комиссиясе рәисенең урынбасары, К9 коммуникацион агентлыгының генераль продюсеры Сергей Магданов, ТР Халык артисткасы,  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт  драма һәм комедия театры актрисасы Резеда Төхвәтуллина, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актрисасы Гүзәлия Нәҗипова, этнодизайнер, кул эшләнмәләре рәссамы Надежда Шайхисламова һ.б. матурлык тудыру индустриясе белгечләре бәяләде.

Нәтиҗәләр белән якын арада оештыручыларның рәсми ресурсларында (https://vk.com/konkurs_krasoty_pfo) танышырга мөмкин булачак.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353