«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне 21 февральдә Казан шәһәренең Идел буе районындагы «16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе» базасында үткәрелде

«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне 21 февральдә Казан шәһәренең Идел буе районындагы «16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе» базасында үткәрелде. Чараның тантаналы өлешен гимназиянең директоры Гөлфия Хәлимова ачып җибәрде. Катнашучыларны шулай ук «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Раил Гатауллин һәм Милли тәрҗемәчеләр лигасы вице-президенты Фәрхәд Фәткуллин сәламләделәр һәм Халыкара туган тел көне белән котладылар.

Кунаклар алдында Р.Н. Ибәтова җитәкчелегендәге әлеге уку йорты каршындагы «Нур» театрында шөгыльләнүче сәләтле гимназия укучылары чыгыш ясады. Яшь артистлар Илдар Юзеевның «Язылмаган поэма» спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. 

Конференция онлайн һәм офлайн форматларда оештырылды. Эш 5 секциягә бүленеп алып барылды, алар «Цифрлы чорда телләр һәм мәдәниятләр диалогы», «Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм коммуникация», «Тел һәм әдәбиятны өйрәнү һәм укытуда цифрлы гуманитар фәннәр һәм инновацион технологияләр», «Ясалма интеллект, тел һәм җәмгыять», «Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары» кебек темаларны чагылдырды. Барлык докладчылар да уңышлы чыгыш ясады. Аларның хезмәтләрен бәяләүче экспертлар белән аралашу нәтиҗәсендәге өстәмә фикерләр һәркайсына яңа идеяләргә, уртак хезмәттәшлеккә илһам бирде. Критерийлар буенча анализлап, конференциядә катнашучыларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм докладлардан торган җыентык тапшырылды.

5 нче юбилей фәнни-гамәли конференциясе үзенең һөнәри диалогка, инновацион тәҗрибә уртаклашуга һәм заманча җәмгыятьнең мөһим өлкәләрендә ярдәм итә торган әһәмиятле фәнни-гамәли мәйданчык статусын раслады.

Катнашучыларның хезмәтләре Конференциянең җыентыгына кертелде һәм Конференциядә катнашучыларга таратылды.

Теге яисә бу сәбәпле 21 февральдә Конференциягә килә алмаучыларның Конференциянең җыентыгын Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 (Татарстан Язучылар берлеге) адресы буенча ай дәвамында 21 мартка кадәр килеп алуларын сорыйбыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353