27 сентябрь, шимбә көнне, Казанда #СәламәтИртә-2025 финалистларын бүләкләү чарасы үткәрелде. Проектта быел барлыгы 100 гә якын кеше катнашкан иде.
Татнетны үстерү фонды быел #СәламәтИртә проектында катнашкан һәм үзендә тагын бер яхшы гадәт - сәламәт яшәү гадәтен формалаштырган һәркемне чын күңелдән котлый һәм киләсе проектларда көтеп кала!
Киләсе марафон 2026 елның 11-31 май көннәрендә үткәреләчәк.


