Татар интернеты белән бөтен дөнья диярлек таныша ала!

Бу көннәрдә, "Татар иле" татар социаль челтәрен яңарту барышында, проект кысаларында эшләп килгән Татнет каталогы тулысынча диярлек инглиз телендә дөнья күрде. Хәзерге вакытта каталогны тулыландыру һәм аны рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итү эшләре төгәлләнеп килә.

Быел гына да, Татнет каталогында интернет-проектлар саны тагын якынча 200 сайтка артты. Яңа сайт дөнья күргән саен алар Татнет каталогына тәкъдим ителәләр һәм каталогта урын алалар (Татарстанда ясалган әмма татар телендә эшләмәгән интернет-проектлар каталогка кабул ителмиләр).

Каталогта бүгенге көндә 700 дән артык сайт урнаштырылган. Шунысы әһәмиятле, Татнет каталогына кереп Татарстан сайтларына гына түгел, ә бөтен дөньяда сибелеп яшәгән татарларның һәм татар оешмаларының сайтларына кереп була (мисал өчен: Мәскәү татарларыИваново татарларыСанкт-Петербург татарларыКырым һәм Кырым татарларыПермь крае һәм Барда районы татарларыСамара татарларыУрал татарларыЧехиядәге татарларГермания татарларыКазахстан татарлары, Америка татарларыПольша татарларыЕвропа татарларыБелоруссиядә яшәүче татарлар һ.б.). 

Каталогны тулысынча карау өчен http://tatarile.org/catalog/tt адресы буенча күчегез, үзегезне кызыксындырган сайтны табыгыз һәм сылтама буенча күчегез! Рус телле дусларыгызга Каталогка http://tatarile.org/catalog/ru, ә инглиз телле дусларыгызга http://tatarile.org/catalog/en адресы буенча керергә һәм Татнет белән танышырга тәкъдим итегез.

Әгәр сез сайт авторы булып, сайтыгыз әлегә каталогта булмаса, теркәлеп аны үзегез дә модераторларга тәкъдим итә аласыз.

Татар интернеты белән якыннанрак танышырга, татар дөньясында күбрәк дуслар табарга чакырабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353