"Заманча шигъри әлифба" проектын игълан итәбез!

Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!

Белгәнебезчә, ӘЛИФБА - ул иксез-чиксез мәгълүмат галәменә ачкыч! Әлифбадагы нибары 39 хәрефне өйрәнеп, без бу дөньяда үзебезне табабыз, һөнәрләр үзләштерәбез, әлифба белән киләчәккә атлыйбыз!

Ә хәзерге заман татар балалары киләчәкне ничек күз алдына китерәләр икән? Әлифбада нинди рәсемнәр, нинди терминнар бүгенге заман балаларына якын?

Моны ачыклау өчен "Заманча шигъри әлифба" проектын игълан итәбез!

Әлеге проектта катнашырга 12 яшькә кадәрге яшь рәссамнарны чакырабыз! Катнашучыларга Әлифбадагы хәрефләр өчен рәсемнәр ясарга кирәк. Рәсемнәрне жюри әгъзалары сайлап алачак, ә кайбер рәсемнәрнең тавыш бирүгә дә куелуы ихтимал.

Рәсемнәр (сыйфатлы скан вариантта кирәк, рәсемнәрнең һәркайсы аерым А4 форматында биттә ясалса яхшы) 30 нчы майга кадәр fondtatnet@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Хатта татар телендә рәсем авторының тулы ФИОсы, яше, яшәү урыны, уку оешмасы, остазының исем-фамилиясе күрсәтелергә тиеш.

31 нче майда жюри әгъзалары эшләрне бәяләп чыгачак, җиңүчеләрне - китапка керәсе рәсемнәрне билгелиячәк. 1 нче июньдә җиңүче(ләр) игълан ителәчәк. Китапка рәсеме кергән һәр автор китап тышлыгында язылачак, алар рәхмәт хаты һәм "Заманча шигъри әлифба" белән бүләкләнәчәк.

Әлифба 1-21 нче июльдә үткәреләчәк әдәби марафон барышында киң катлам укучыларга тәкъдим ителәчәк.
 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353