Иртәгә VIII #СәламәтИртә үзүсеш проектына старт бирелә! Сәламәт яшәү рәвешен алып бару гадәтен формалаштыруга юнәлтелгән әлеге проект 11-31 майда (21 көн дәвамында) үткәреләчәк.
#СәламәтИртә проекты түбәндәге яхшы гадәтләрне формалаштырудан гыйбарәт. Проект барышында катнашучыларга:
- иртән иртүк алга максатлар куеп йокыдан уянырга,
- сәламәтлек өчен файдалы гимнастик күнегүләр ясап алырга - тәнне язарга,
- йорт янында ачык һавада (басуда/кырда, паркта, стадионда, ...) җиңелчә йөгереп кайтырга,
- проектта катнашып сәламәт яшәү рәвешен алып баруыңны социаль челтәрләрдә популярлаштырырга кирәк.
#СәламәтИртә проектының файдасы шактый зур:
- иртә йокыдан торган кеше көн дәвамында күбрәк эш эшләргә өлгерә, аның үзүсешкә дә, гаиләсенә дә вакыты күбрәк кала;
- иртәнге саф һавада сәламәтлеген ныгыту өчен кеше табигать энергиясен яхшырак үзләштерә;
- табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга карата ихтирамы арта;
- ачык һавада йөгерү йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы тәэсир итә, йөгергән вакытта тән тукымалары кислород белән байый (организм буенча кан йөреше яхшыра), артериаль кан басымы нормага керә, баш мие һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге яхшыра;
- йөгергәндә кәеф яхшыра (аеруча - гаилә һәм дуслар белән бергә булганда), психологик арыганлык юкка чыга, тонус күтәрелә;
- даими йөгерү тән авырылыгын баланста тота, кеше тән формасын/фигурасын тәртипкә китерә;
- үздисциплинаны яхшырта һ.б.
ПРОЕКТТА КАТНАШЫРГА: https://vk.com/wall-182068619_1593