Бүген Татнетны үстерү фонды Татарстан язучылар берлеге белән берлектә һәм күп санлы партнерлар белән бергә XXVII #ӘдәбиМарафон проектына старт бирә. Әлеге марафонның яңалыгы һәм үзенчәлеге - әдәби марафончылар яңа ачылган "Миллион татар" милли проекты (https://million.tatar) кысаларында да әдәби марафон проектында катнаша алалар.
Әдәби марафонда катнашу өчен гариазалар бүген 23:30 сәгатькә кадәр проектның рәсми берләшмәсендә ВКонтакте социаль челтәрендә кабул ителә: https://vk.com/adabimarathon. Проектта катнашырга теләүчеләргә әлеге берләшмәгә керергә һәм беркетелгән язмада (https://vk.com/wall-143856908_22261) катнашырга теләк белдерергә кирәк. Һәр әдәби марафончы үзенә әдәби әйдаман сайлый ала.
Хәзерге моментта инде 1600 гә якын кеше Әдәби марафон проектында катнашырга теләк белдерде.