Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте

16-17 февральдә Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, Бөтендөнья татар конгрессы катнашында, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелде.

Конференциянең пленар утырышы 16 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының конференцияләр залында видеоконференцэлемтә мөмкинлекләрен кулланып алып барылды. Пленар утырышта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллегенең Мәдәният, фән, мәгариф һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек буенча вәкил урынбасары Эмиль Венер улы Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Тимур Рәфкать улы Кадыров, Бөтендөнья татар конгрессы белән ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм бу юнәлештә актив эш алып барган башка шәхесләр чыгыш ясадылар. Шулай ук пленар утырышта Татнетны үстерү фондының Белем.ру IT-компаниясе белән берлектә алып барган эшчәнлеге турында чыгыш ясалды.

Конференция 17 февраль көнне Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә дәвам итте, актлар залында үткәрелгән зур булмаган тантаналы ачыштан соң чыгышлар 5 секциядә алып барылды. Һәр секциядә икешәр эксперт чыгышларны бәяләделәр. Конференция ахырында һәр катнашучыга конференция җыентыгы, катнашучы сертификаты, I, II, III дәрәҗә һәм лауреат дипломнары тапшырылды. Онлайн чыгыш ясаучылар дипломнарны Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25 нче йорт, 312 нче офис адресы буенча 31 мартка кадәр килеп ала алалар. Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар сертификатлар, дипломнар һәм җыентыкларны почта аша сората алалар.

Конференциянең пленар утырышы: https://disk.yandex.ru/d/gGDGh92K7YWSaA (видео).

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353