Кәрим Тинчурин театрында әдәби марафончыларны бүләкләделәр

Быел 1-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән XXV #ӘдәбиМарафон барышында Кәрим Тинчурин театры ачылуга 90 ел тулу уңаеннан Кәрим Тинчурин әсәрләрен укырга һәм бүләкләр отарга мөмкин иде.

Әлеге челленджга 150 гә якын әдәби марафончы кушылды һәм 30 дан артык әдәби марафончы иң актив катнашучылар дип табылды. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән иң актив катнашучылар арасында Кәрим Тинчурин  театры бүләкләр (сертификатлар) уйнатты һәм тапшырды.

Татнетны үстерү фонды һәм К.Тинчурин театры җитәкчелеге 1 ноябрь көнне XXV #ӘдәбиМарафон проекты барышында Кәрим Тинчурин әсәрләрен укыган һәм аның иҗатын ВКонтакте социаль челтәрендә популярлаштырган иң актив катнашучыларга театр сәхнәсендә бүләкләр тапшырды.

Бүләкләр тапшыру видеосы: https://vk.com/adabimarathon

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353