Татнетны үстерү фонды К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән хезмәттәшлек итә башлады!

Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!

Быел 6 ноябрьда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры нигез салынуга — 90 ел. Шушы юбилей датасы уңаеннан Татнетны үстерү фонды Тинчурин театры белән үзара хезмәттәшлек итә башлый. 

Бүген, 1 октябрьда, XXV #ӘдәбиМарафон старт ала. Кәрим Тинчурин әсәрләрен укырга теләгән катнашучыларга, язучы, драматург Кәрим Тинчурин әсәрләрен укып, алардан кызыктыргыч өзекләрне #әдәбимарафон #КәримТинчурин #Тинчуринтеатры хэштеглары белән үз аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк булачак.

Марафон 21 октябрьга кадәр дәвам итә.

#ӘдәбиМарафон проектының актив катнашучыларына Тинчурин театрыннан төрле ташламалар каралган. Ә җиңүчеләрне Тинчурин театры хезмәткәрләре үзләре сайлап алып, аларга шәп бүләкләр тапшырачак. Катнашырга ашыгыгыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2023. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353