«РӘХМӘТЕМ СИҢА, ОСТАЗЫМ!» Республикакүләм бәйгесе старт ала!

«Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесе 2017-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында һәм 2023 елның Россиядә педагог һәм остаз елы буларак игълан ителү уңаеннан үткәрелә. Конкурс барышында һәр катнашучы үзенең Укытучысына/Остазына багышлап әсәр иҗат итә һәм аны Конкурсның Оештыру комитетына юллый ала. 

Оештыру комитетына килгән иҗат җимешләрен жюри әгъзалары укып сайлап алачаклар һәм иң-иң дип табылган әсәрләрне республикабызның танылган дикторлары һәм сәнгать/мәдәният эшлеклеләре киләчәктә "Белем радиосы"нда яңгырату өчен сәнгатьле итеп укыячаклар. Конкурсның финал тантанасы декабрь аенда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында үткәрелер дип көтелә.

Конкурс 4 категориядә үткәрелә:

  • 5-8 сыйныф укучылары;
  • 9-11 сыйныф укучылары;
  • урта-һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары;
  • өлкәннәр.

Конкурсның номинацияләре:

  • поэзия: шигырь, ода;
  • проза: хикәя, парча, повесть;
  • лиро-эпик жанр: баллада, поэма, нәсер;
  • сәнгать-публицистик жанр.

Эшләр 1 октябрьга кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу шартлары, сроклары һәм башка мөһим мәгълүмат Конкурсның Нигезләмәсендә бирелгән.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2023. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353