Балалар һәм яшүсмерләр өчен XXIV #ӘдәбиМарафон башлана!

Әлеге проектта катнашу өчен:

1. Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсендәге рәсми аккаунтта беркетелгән язма астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп "+" куегыз, аңа өстәп катнашучыга ничә яшь булуын, аның исем-фамилиясен, катнашучы яшәгән республика/өлкә, район, шәһәр/авыл исемен язарга кирәк. 

2. Әлеге анонс язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз һәм проектта катнашырга дусларыгызны да чакырыгыз. Килешәсезме, проектта дуслар белән бергә ярыша-ярыша катнашуы күңеллерәк!

3. 1 июльдән 21 нче июльгә кадәр көн саен кулыгызга татар телендә әдәби китап/әсәр алып укыгыз (башка телдән татар теленә тәрҗемә дә мөмкин) һәм укыган өлешнең иң кызыклы өзеген #әдәбимарафон хэштегы белән кулдан язып, татар клавиатурасы кулланып, мөмкин кадәр хатасыз игътибар белән урнаштырыгыз. 8 яше тулмаган балалар укыган китаптан кызыклы өзекне дәфтәргә яза, ә әти-әниләре аны аннары ВКонтакте'да катнашучының аккаунтына урнаштыра ала.

Тулырак мәгълүмат проектның рәсми төркемендә: https://vk.com/adabimarathon

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2025. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353