VII #СәламәтИртә марафонының финал йөгерүе узды!

Татнетны үстерү фонды проектлары кешене үзүсешкә, кешене һәр яктан сәламәтләндерүгә багышланган.

#ӘдәбиМарафон проекты кешеләрнең фикерләү сәләтен яхшыртып әдәби тел байлыгын савыктырса, #TatTime проекты бизнес өлкәсендә фикерләү сәләтен тәртипкә китерсә һәм үздисциплинаны яхшыртса, #СәламәтИртә марафоны кешенең организмын дәвалый, яшеренеп яткан ресурсларын арттыра, физик яктан кешене камилләштерә.

3 июнь көнне Казан шәһәренең Горький паркында VII #СәламәтИртә марафонының финал йөгерүе узды. 

Проектта Татарстанның 29 районыннан кала Башкортостан һәм Чувашия Республикаларыннан, Санкт-Петербург шәһәреннән катнашучылар булды һәм проект быел да Россиякүләм проектлар исемлегенә керә алды.

Әлеге марафонның елдан-ел киңрәк колач ала баруы күңелләрне шатландыра!

 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353