«Белем радиосы»нда чираттагы кастинг үтте!

«Белем радиосы» 14–20 яшьтәге укучы балалар һәм яшьләр өчен кастинг оештырды. Радио башка өлкәләр сыман яңа фикер, яңа идеяләр, яңа йөзләр эзли! Кастинг - яшьләрне кызыксындыру чарасының бер төре. Ә яшь буын бар җирдә дә кирәк, чөнки алар гел хәрәкәттә, бүгенге көн белән уйлый һәм яңалыкка омтыла.

Кастинг ике этаптан торды: 1нче этап вакытында катнашучылар махсус форма тутырып конкурс материалларын беркетеп оештыручыларга юллады. 29 май көнне дистанцион этапны узган катнашучылар оештыручылар тарафыннан финалга Казанга чакырулы булды. 

Финалга катнашучылар үзләре турында презентация әзерләргә, тапшыру презентациясен тәкъдим итәргә һәм сорауларга җавап бирергә тиеш иде.

Катнашучылар бар сынауларны да югары дәрәҗәдә үтте. Кастингта җиңүчеләр исемлеге https://radio.belem.ru сайтында урнаштырылачак. 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353