Татар теленнән Х Халыкара Олимпиада катнашучылары «Белем радиосы» белән танышты!

24 апрель көнне «Белем радиосы» «Әкият» курчак театрында татар теленнән олимпиадада катнашучылар белән очрашу үткәрде. Олимпиадага Пенза, Киров, Омск, Төмән һәм башка төбәкләрдән килгән 430 укучы «Белем радиосы» белән якыннанрак танышты. «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Р.М. тарафыннан радионың кыскача презентациясе уздырылды.

Укучылар «Белем радиосы» үткәрә торган конкурслар, радионың тапшырулары һәм радиода үткәрелә торган кастинг турында күп кенә мәгълүмат алды. Иҗат белән шөгыльләнүче талантлы яшьләр өчен үзләре башкарган җырларны, иҗат иткән шигырьләрне бушлай эфирга чыгару мөмкинлеге турында белделәр. Алар радионың бәйгеләрендә катнашырга, үзләренең материалларын радиога юлларга һәм радио студиясенә кунакка килергә теләк белдерде. 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353