Китап укучыбыз - китап язучыга әверелде!

Хөрмәтле китап сөючеләр! Кичә, 18 апрель көнне, Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды һәм анда республикабызның Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Шулар арасында безнең актив әдәби марафончыбыз - Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова да бар! 

Бүгенге көндә Гүзәл Галләмова - публицистик язмалар тупланган "Ямьлисе иде тормышны" китабы, "Сәхнәле балачак", "Яшьнәтик әле яшьлекне!", "Канатлар куя сәхнә!", сценарийлар җыентыклары; "Ялгыз көймә", "Түз, йөрәк!", "Ызандашлар" әдәби әсәр басмалары авторы.

Татнетны үстерү фонды һәм #ӘдәбиМарафон проектының оештыру комитеты исеменнән #ӘдәбиМарафон проектында актив катнашып килгән Гүзәл Галләмованы чын күңелдән Татарстан Язучылар берлегенә керүе белән тәбрик итәбез! Актив, иҗатка гашыйк булган һәм алдына максатлар куеп уңышка ирешкән әлеге әдәби марафончыбыз белән горурланабыз! Башка әдәби марафончылар, аеруча яшь марафончылар арасыннан киләчәктә язучылар һәм шагыйрьләр калкып чыгар дигән өметтә калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353