V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистларын тәкъдим итәбез

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары, "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашучы интернет-проектларның авторлары!

Бәйгене оештыру комитеты исеменнән сезне V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары белән таныштырабыз.

"Белем җәүһәрләре" файдалы татарча интернет-проектлары бәйгесе 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылып үткәрелеп килә. Төрле елларда бәйгедә дөньяның төрле почмакларында, Россиянең төрле регионнарында яшәүче һәм иҗат итүче сайт авторлары катнашты. Шулай да, бәйгедә катнашучыларның күпчелеге - Татарстаннан. 

Быел бәйгедә катнашырга теләп барлыгы 63 гариза кабул ителде. Бәйгедә катнашучылар исемлегенә алар арасыннан 57 интернет-проект кабул ителде, нигезләмә таләпләренә туры килеп бетмәгән интернет-проектлар бәйгедә катнашу мөмкинлегенә ия була алмадылар. Сайтларны яхшыртып алар киләсе бәйгеләребездә катнаша алырлар дип ышанып калабыз. 

Интернет-проектларны бәяләүдә быел 14 жюри әгъзасы һәм татнет эксперты катнашты. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проектны тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә катнашкан иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яшиләр. Шулай ук Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорск районнары интернет-проект авторлары да бәйгебезнең финалына үттеләр. Тагын бер куанычлы хәбәр - Чувашия Республикасы Комсомольск районы Урмай авылы сайты да бәйгебезнең финалистлары арасында!

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

  1. Айгөл сайты
  2. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты
  3. Мурзина Силүзә Нәҗип кызының шәхси сайты
  4. Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты.
  5. Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты
  6. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова Айгөл сайты
  7. Туган телем - татар теле
  8. “Дустым-китап”

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

  1. Хәзинә
  2. Якты Күл
  3. "Туган авылым минем - Аккүзем"
  4. "Тәнәфес" газетасы
  5. Иҗади бөреләр

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  1. Энҗе бөртекләрем
  2. Минем гимназиям
  3. Бәхетле балачак
  4. Замалиева Фәридә сайты

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  1. "Классташлар" - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы
  2. Түбән Көек урта мәктәбе сайты
  3. "Илһам" газетасы
  4. МБББУ "Сарман гимназиясе" сайты

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

  1. Фәрит Гыйбатдинов - "Урмай авылы сайты"
  2. "Язмышмы, ялгышмы?"
  3. Татар мәдәнияте
  4. “Халкым минем”
  5. "Хәят" интернет әдәби журналы
  6. "Сәхнә көзгесе" республикакүләм милли балалар театр фестивале сайты
  7. Моңлы курай
  8. Гыйлем

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

  1. Минем йорт
  2. Сабыем
  3. Нәселем - горурлыгым
  4. Яшәү яме - гаиләдә
  5. Бәхет

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

  1. “Нигез ташым”
  2. Балачак илендә
  3. Татар әдипләре порталы 
  4. Язучы Фоат Садриев сайты

Хөрмәтле татнетчылар!

Татар телендә интернет-проектлар төзеп, аны күп еллар югары дәрәҗәдә матур итеп алып бару - хөрмәткә лаек! Шушы уңайдан без "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге данны күп еллар югары дәрәҗәдә саклап килгән интернет-проектларның авторын аерым бүләкләүне кирәк дип таптык. Һәм быелдан башлап җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында рәсми рәвештә "Җәүһәрләрнең җәүһәрләре"н бүләкләү оештырылачак.

"Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме - бәйгедә I урын алып, әлеге дәрәҗәне даими саклап тотучы интернет-проект авторларына (укытучыларга һәм укучыларга) бирелә. Быел андый дәрәҗәдә зур эш башкаручы өч укытучыбыз бар. Алар - Тарханова Гүзәлия Инсаф кызыҖәлилова Гөлназ Илсур кызы һәм Шакиров Булат Мәхмүт улы.

Бәйгенең финалистларын һәм Җәүһәрләрнең җәүһәрләрен 25 октябрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында көтеп калабыз. Тантана 10.00 сәгатьтә башлана.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353