«Белем Радиосы» командасы Татарстанның тагын ике районында мәктәп укучылары белән очрашты

Бүген, 17 апрель көнне, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Гатауллин Р.М. җитәкчелегендә "Белем радиосы" (https://radio.belem.ru) командасы (Хисмәтова Л.К. – тапшыруларны эфирга чыгаручы редактор, Мансурова Р.Н. - программалар редакторы, Рәшитова Г.Р. - SMM-менеджер һәм тапшырулар алып баручы) Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Сарман районнарында мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, журналистлар белән файдалы һәм нәтиҗәле очрашулар уздырды.

Беренче тукталыш - Әлмәт шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе. "Белем радиосы" командасы чарага килгән укытучылар, китапханәчеләр, журналистларны һәм бу өлкәләрдә эш алып барган җитәкчелекне радио эшчәнлеге белән якыннан таныштырып узды. Очрашуда катнашучылар арасында ТР Әлмәт муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы муниципаль бюджет учреждениесе директоры Дугаева Н.С., ТР Әлмәт муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Каһарманова М.Н., ТР Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча урынбасары Җиһаншина С.М., "Әлмәт хәбәрләре" муниципаль газетасының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, "Татарстан Яңа Гасыр" иҗтимагый хәрәкәте урынбасары Зәрипова Л.Н., Әлмәт районының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы вәкиле, БТКның Әлмәт бүлеге президиумы әгъзасы, "Туган як" тарихчылар клубы әгъзасы, "Татар гаиләсе" Россия иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, лаеклы ялдагы мөгаллимә Замалеева Г.Н. бар иде. Очрашуга килгән һәркем, "Белем радиосы" белән якыннан танышып, киләчәктә актив хезмәттәшлек алып барырга дигән сүзгә килделәр. 

Икенче тукталыш - Әлмәт шәһәренең "1нче номерлы Лицей-интернаты". Лицей диварларында берьюлы ике очрашу чарасы үткәрелде. Аның берсе – 5-9 сыйныф укучылары белән булса, икенчесе 10-11 сыйныф укучылары белән эшлекле форматта үткәрелде. Яшьләрдә "Белем радиосы"на кызыксыну уянды. Алар радионың бәйгеләрендә катнашырга, үзләренең материалларын радиога юлларга һәм радио студиясенә кунакка килергә теләк белдерде. 

Өченче тукталыш - "2нче номерлы Җәлил урта белем бирү мәктәбе". Укучылар "Белем радиосы" командасын бик җылы каршы алдылар һәм мастер-класслар белән тренингларда да актив катнаштылар. Талантлы укучылар яттан матур шигырьләр укыдылар, җыр җырлап куандырдылар. 
Һәр очрашуда да актив балалар "Белем радиосы"ннан кечкенә генә, әмма истәлекле бүләкләргә ия булдылар. 

“Белем радиосы” командасы белән шундый матур, эчтәлекле һәм файдалы очрашуларны оештыруда ярдәм иткән һәрбер оештыручыга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе очрашуларны көтеп калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353