«Белем Радиосы» командасының сәяхәтләре дәвам итә!

Бүген, 10 апрель көнне, «Белем Радиосы» (https://radio.belem.ru) командасы Мамадыш районының «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кызыклы очрашу уздырды.

Әлеге очрашуда тагын кемнәр катнашты диярсез? Менә алар: "Ялкын" журналы, «Кәеф» блогерлар медиамәктәбе һәм ТР Язучылар берлеге.

Бүген балалар, «Белем радиосы» һәм «Кәеф »блогерлар медиамәктәбе белән якынрак таныштылар, каләм тибрәтүчеләргә шагыйрь һәм прозаик Марат Закир, шулай ук Раил Гатауллин киңәшләрен бирделәр.

«Квантум» балалар иҗаты үзәге директоры Артур Ефимовка, барлык оештыручыларга һәм очрашуда катнашкан яшьләргә «Белем Радиосы» коллективы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез!

"Квантум" балалар үзәге өстәмә белем бирү педагогы Василов Р.К. җитәкчелегендә "Фотомәктәп" укучылары фотографияләре.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353