«Белем радиосы» Апас муниципаль районының Каратун гомуми урта белем бирү мәктәбендә кунакта

3 апрель көнне «Белем радиосы» (https://radio.belem.ru) хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Каратун урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе»ндә 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары, шул исәптән яшь #ӘДӘБИМАРАФОНчылар белән дә, очрашу уздырды.

Әлеге очрашуда «Белем радиосы» белән таныштыру, журналист киңәшләре, сәхнә осталыгы һәм интервью алу буенча мастер-класслар үткәрелде.

Каратун урта мәктәбе директоры - Фәхретдинов Илмас Илгизәр улына, татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Тимуршина Сәвия Мәлик кызына һәм очрашуда катнашкан укучыларга «Белем радиосы» коллективы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353